ГлавнаяИсполнителиНеизвестенТәүге сөйгән ярым, еракларда калдың
название:

Тәүге сөйгән ярым, еракларда калдың


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 627 просмотров
Тәүге сөйгән ярым, еракларда калдың,
Еракларда — яшьлек таңында,
Төшләремә кер син, өннәремдә кил син,
Якты кояшым бул җанымда.

Яшьли сөйгән ярым, йөрәгемдә калдың,
Аерса да ачы язмышлар.
Үткәнгә уфтанмый, язмышка сылтамый,
Язмышлардан табыйк узмышлар.

Яшьли сөйгән ярым, кер син төшләремә,
Синсез яшәү — үзе бер газап.
Кайтып килик, дустым, яшьлек язларына
Җитәкләшеп тагын бер кабат.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тәүге сөйгән ярым, еракларда калдың" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен