ГлавнаяИсполнители♫ Гузель Уразова & Ильдар ХакимовСездә кала ярты җаныбыз
название:

Сездә кала ярты җаныбыз


автор:

♫ Гузель Уразова & Ильдар Хакимов


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 900 просмотров
Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да..
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.

Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең һәрбер таңыгыз.
Китсәк тә без ерак-еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тибрәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.

Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең һәрбер таңыгыз.
Китсәк тә без ерак-еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез, сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.

Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең һәрбер таңыгыз.
Китсәк тә без ерак-еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сездә кала ярты җаныбыз" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен