ГлавнаяИсполнителиГузель УразоваТөшәрмен исләреңә....Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең янн
название:

Төшәрмен исләреңә....Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең янн


автор:

Гузель Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 903 просмотра
Керермен төшләреңә,
Төшәрмен исләреңә.
Минем генә исем китмәс
Синең ул хисләреңә.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Тарарсың чәчләреңне,
Көтерсең дәшкәнемне.
Минем кулъяулыгым белән
Сөртерсең яшьләреңне.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Килерсең яннарыма,
Басарсың алларыма.
Барыбер түзә алмассың
Йөрәгең янганына.

Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Төшәрмен исләреңә....Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең янн" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен