ГлавнаяИсполнители♫ Гузалия УразоваТимәсен тик күзләрем
название:

Тимәсен тик күзләрем


автор:

♫ Гузалия Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 895 просмотров
Эзләде, үз тиңемне эзләде,
Өметен өзмәде,
Үз ярымны эзләде җаным...
Эзләдем, күпме еллар эзләдем,
Якты булды хыялым,
Сагыныплар эзләдем аны...

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Сүзләрең, синең назлы сүзләрең
Биләде йөрәкне.
Күңел белән тартылам сиңа.
Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк.
Бик ягымлы күзләрең
Бөрки йөрәк җылысын миңа.

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Шатланам: бик бәхетле көннәрем,
Син генә бәхетем.
Ярый әле эзләдем сине.
Кызганмыйм синсез үткән елларны,
Сиңа гына китерде
Ул елларның юллары мине.

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тимәсен тик күзләрем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен