ГлавнаяИсполнители♫ Гузель Уразова & Ильдар ХакимовКуллар биреп сабуллашмыйк
название:

Куллар биреп сабуллашмыйк


автор:

♫ Гузель Уразова & Ильдар Хакимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1511 просмотров
Очрашулар була кыска,
Ә җыр иле мәңгелек.
Җыр яшәсә йөрәкләрдә,
Җиңәр җирдә изгелек.

Куллар биреп саубуллашмыйк
Аерылмаска озакка.
Моңнар араларны бәйләр,
Без китсәк тә еракка.

Күңелләрне җыр ташытыр,
Язгы җил исмәсә дә.
Хисләр гөлбакчада йөзә
Бураннар тынмаса да.

Куллар биреп саубуллашмыйк
Аерылмаска озакка.
Моңнар араларны бәйләр,
Без китсәк тә еракка.

Йөрәкләр сына алалар
Яра агымында калып.
Яшик әле дөньяларда
Сайрашып кына, янып.

Куллар биреп саубуллашмыйк
Аерылмаска озакка.
Моңнар араларны бәйләр,
Без китсәк тә еракка.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Куллар биреп сабуллашмыйк" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен