название:
автор:
Урманнарның серен яшергәнме?
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1204 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Урманнарның серен яшергәнме? Бигрәк серле яшел күзләрең! Мин аларга карап туймас идем, Назлап үбәр идем үзләрен. Һәр көн сине күрмәсәм дә, Бәхеткәем бер бөтен. Йөрәгемне гашыйк иттең, Әй, син урман егете! Урман шаулавыннан сизәсеңме Төрле яклап искән җилләрне? Урманнардан гына алдың әллә, Йөрәгеңнән ташкан хисләрне? Һәр көн сине күрмәсәм дә, Бәхеткәем бер бөтен. Йөрәгемне гашыйк иттең, Әй, син урман егете! Челтер - челтер ага чишмәләре, Назлап кына урман гөлләрен... Сиңа гына серем сөйләр идем, Чишмәләрдәй саф бит йөрәгең. Һәр көн сине күрмәсәм дә, Бәхеткәем бер бөтен. Йөрәгемне гашыйк иттең, Әй, син урман егете!
А как ты думаешь, о чем песня "Урманнарның серен яшергәнме?" ?