ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКүңелеңнең иң түренә
название:

Күңелеңнең иң түренә


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 749 просмотров
Күңелеңнең иң түренә 
Ник элдең бикле йозак.
Иткәрмисең беркемне дә
Шакысалар да озак.

Мәхәббәт ачкычларын
Яратырмын әле бер.
Кайчан булса да үземә 
Каратырмын барыбер.

Синең бикле күңелеңне 
Ачырмын җайлап кына.
Иркә җилләр булып исеп,
Кош булып сайрап кына.

Мәхәббәт ачкычларын
Яратырмын әле бер.
Кайчан булса да үземә 
Каратырмын барыбер.

Онытырсың бар дөньяга 
Ипкәләп йөрүеңне,
Сизми дә калырсың әле
- Яратам,- диюеңне.

Мәхәббәт ачкычларын
Яратырмын әле бер.
Кайчан булса да үземә 
Каратырмын барыбер.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Күңелеңнең иң түренә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен